Мобиль бригада халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле формасы

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Мобиль бригада - Питрәч районы халкына социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле формасы. “Кайгырту” үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны ачыклый, социаль-көнкүреш, социаль-хокукый, социаль-психологик, социаль-медицина хезмәтләре, мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтә.

Мобиль бригада, расланган график нигезендә эш итә: клиентларның тәкъдимнәрен, ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып, айга 1 тапкыр план буенча  һәм ашыгыч чыгуларны оештыра. Мобиль бригада эшләү практикасы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм социаль ярдәм мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге эшчәнлек җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлектә алып барыла.

Мобиль бригаданың чираттагы планлаштырган юнәлеше 16 гыйнварда Питрәч районының Тогаш авылына булды.

Мобиль бригада кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре: социаль эш буенча белгеч һәм социаль хезмәтләр катнашты. Социаль эш буенча белгеч Г.Галиәхмәтова пенсионерларга социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, түләү шартлары, социаль мәсьәләләр буенча консультация бирде. Ә социаль хезмәткәр Л.Бурмистрова  социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтте.

Мобиль юнәлеш Питрәч районының ерак урнашкан торак пунктларында яшәүче олы яшьтәге гражданнарга hәм инвалидларга хезмәт күрсәтү hәм ул мобиль бригада ярдәмендә тормышка ашырыла.

Учреждение белгечләре фикеренчә, Мобиль бригаданың ерак торак пунктларга мондый сәфәре социаль хезмәтләргә мохтаҗларны ачыклый, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыра. Әлеге ысулны хәзер дә, киләчәктә дә оештырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International