Түбән Камада Татарстан тарихы турында төркемле дәрес узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

"Минем ватаным, минем туган ягым" программасы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова төркемле дәрес үткәрде.

Дәрестә аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән 11-12 яшьлек 11 бала катнашты. Алар  өчен "Татарстан Республикасы тарихы битләре буйлап" дигән темага тәкъдим ителде. Максат: ТАССР барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштыру, дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү.

Дәрес башында белгеч балаларга Татарстан тарихы буенча, 20 гасыр башында читтән торып сәяхәт итәргә тәкъдим итте. Мәсәлән, дәрестә катнашучылар 1920 елның 27 маенда Татар Автономияле Совет Социалистик республикасын төзү турындагы декретка кул куелуын белде. 1920 нче ел вакыйгасы татарлар өчен зур әһәмияткә ия булды. Россиядә татар-мөселманнар дәүләтчелеге хокукы таныла. Татарстан АССР оешкан икътисади үсеш белән Идел буе районнарының берсе булды. Нефть, химия һәм энергетика сәнәгатенең барлыкка килүе һәм үсеше Татарстан АССР үз эченә алган уңай икътисадый факторлар булып тора.

Республика шәһәрләре үсә. Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама кебек шәһәрләр барлыкка килә һәм чәчәк ата. 1992 елның 7 февраленнән — Татарстан АССР Татарстан Республикасы (Татарстан) дип үзгәртелә. 1992 елның 21 апрелендә исеме Россия хакимияте тарафыннан раслана. Татарстан күп кеше яши торган республикаларның берсе, составы буенча ул күп милләтле. Биредә татарлар, руслар, керәшеннәр, марилар, чуашлар, удмуртлар һәм башка халыклар яши. Бу һәм башка күп нәрсәләр турында балалар үз республикаларының тарихы сәхифәләре буенча сәяхәт барышында белде. Аннан соң дәүләт флагы, гербы, Татарстан гимны турында белемнәрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International