"Кояшкай" үзәге карамагындагылар яңа елга әзерләнә башлады

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 4 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы 26 инвалид бала өчен 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе педагоглары "Ел символы-2019" дигән мастер-класс үткәрде.

Педагоглар балаларга үз эшләнмәләрен тегү – күңелле свинкалар ясау турында сөйләделәр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, әвәләү бала үсешенең универсаль алымы булып тора, фикерләүне, пөхтәлекне һәм кечкенә кулларның вак моторикасын дә үстерә.

Иң кечкенә балалар кәгазьдән әниләр белән бергә матур чыршы ясады. Барысының да сувенирлары искиткеч һәм төрле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International