Кукмара тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Лев Толстой иҗаты белән танышуларын дәвам итә

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

30 ноябрь көнне Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә II коррекция төркеме балалары өчен Лев Толстойның "Арыслан һәм эт" хикәясе  сөйләве буенча дәрес узды. 

"Арыслан һәм эт" – ике хайванның дуслыгы турындагы гаҗәеп дулкынландыргыч һәм моңсу тарих. Соңыннан балалар үзләренең хис-тойгылары һәм фикерләре белән уртаклашты, әсәрнең эчтәлеге турында фикер алышты.  Язучының максаты нидән гыйбарәт булуын аңларга тырыштылар.

"Безнең бурыч – мәхәббәт, матурлык, игелек, тугрылык кебек кыйммәтләргә игътибар итү, аларда әлеге игелекле сыйфатлар тәрбияләү", - дип саный тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International