"Изгелек"тә "Брейн-Ринг" интеллектуаль уены

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә #ЮмартСишәмбе  хәйрия кампаниясе һәм Волонтер елы уңаеннан “Инклюзив мохит” волонтерлар берләшмәсе ярдәме белән "Ника" яшьләр клубы активистлары "Брейн-Ринг" интеллектуаль уен үткәрде.

Чараның максаты хәйрия эшчәнлеген, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру һәм аларның ялын оештыру иде.

Бәйрәм уенында 4 команда көч сынашты: "Кояшкай", "Чишмә", "Витязь", "Салават күпере". Уен кунагы, волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкиле Азат Хаҗиев булды. Аны уенда катнашырга чакырдылар, һәр команда белән 1 сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр һәм командалар кунак белән уртак җавап өчен өстәмә бал алды.

Чара музыкаль пауза һәм тамашачылар өчен уеннар белән дәвам итте. Санау нәтиҗәләре буенча "Чишмә" командасы җиңүче булды, 2 урында - "Салават күпере", 3 урында - "Кояшкай" һәм 4 урында - "Витязь" иде. Катнашучылар уен процессыннан, кызыклы сораулардан һәм командалар белән  аралашудан канәгать калды.

Уенны оештыручылар барлык командаларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм истәлек өчен фотога төштеләр.

Чарада җәмгысе 32 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International