Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган чараларны күркәм итеп оештырды.
Үзәктә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар "Әни бүләге" мастер-классларында сюрпризлар әзерләде. 5-нче номерлы балалар техник иҗат үзәгендә, 16-нчы номерлы "Огниво" балалар иҗат үзәгендә төрле эшләнмәләр, рәсемнәр ясадылар. Архитектура һәм дизайн мәктәбендә үз куллары белән аппликация техникасында матур котлау открыткалары иҗат иттеләр.
Балалалар һәм аларның әти-әниләре шәһәр сәнгать осталары һәм иҗат коллективларының "КамАЗ" мәдәният-ял итү комплексында, "Энергетик" мәдәният сараенда, "Шатлык" яшьләр үзәгендә оештырылган концерт программаларын тамаша кылды.
25 ноябрь көнне яшь тамашачылар һәм аларның әниләре татар драма театрында "Цветик-семицветик" спектаклен карадылар. Чараларда барлыгы 150 дән артык кеше катнашты.