Республиканың ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Республиканың Кама Тамагы районындагы ике предприятиедә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы 1 номерлы "Агрофирма "Нармонка" ҖЧҖ 115 хезмәткәре алдында гомуми  2028,0 мең сумлык һәм 3 номерлы  "Агрофирма "Нармонка" ҖЧҖ 96 хезмәткәренә 1745,0 мең сум күләмендә әҗәтен каплады.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International