Казанның Совет районында узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада "Эффективное управление и консалтинг" ҖЧҖ, "Таттелеком" ГАҖ, "Служба экстренных вызовов-112" ТР ДБУ, "УспехУпак" ҖЧҖ, "Росгосстрах" СК филиалы, "Советское" агентлыгы, "Кулонэнергомаш" АҖ катнашты.

Ярминкәсендә 184 граждан катнашты. Аларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: иминият агенты, дизайнер, кондитер, кухня эшчесе,  менеджер, оператив кизү тору сменалары операторы, элемтә үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, кичектерелгән бурычлар белән эшләү операторы, абонентларны тотып тору төркеме операторы, пешекче, азык-төлек товарлары сатучы, психолог, кәгазь әйберләр җыючы һ.б.

22 кеше эш бирүчегә юллама алды.

Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы закон таләпләре белән таныштылар. Эш эзләүчеләргә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре вакансияләр банкы турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International