“Белем һәм карьера. Фән. Бизнес-2018”  махсус  күргәзмә-ярминкә оештырыла

2018 елның 16 ноябре, җомга

2018 елның 14 ноябреннән 18 ноябрь  вакыт аралыгында Яр Чаллы шәһәренең  “ЭКСПО-КАМА” күргәзмә үзәгендә “Белем  һәм карьера. Фән. Бизнес-2018” махсус күргәзмәсе үткәрелә. Күргәзмәне  оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре башкарма  комитеты, “ЭКСПО-КАМА”  күргәзмә үзәге, Яр Чаллы шәһәре  мәшгульлек үзәге.

Күргәзмә үткәрүнең максаты - мәктәп укучыларын шәһәр һәм республиканың һөнәри белем бирү  уку йортлары белән таныштыру, мәшгульлек өлкәсендә һөнәри белем бирү хезмәтенең  торышы, ихтыяҗ булган һөнәрләр турында мәгълүмат  бирү тора.

 Мәшгульлек үзәге белгечләре мәктәп  укучыларына һөнәр сайларга  булышучы тест үткәрә, һөнәр сайлаганда  дөрес карар кабул итү стратегиясе  хакында презентацияләр тәкъдим  итә. Проект авторлары хаҗәт булган һөнәрләр турында “һөнәр классификацияләре” һәм “Һөнәр сайлау стратегиясе”, дигән тупланма материаллар  өләшәләр, һөнәр сайлау нигезе  буенча консультацияләр үткәрәләр.

Күргәзмәдә төрле регионнардан һәм Яр Чаллыдан 25 югары һөнәри белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары катнаша. Күргәзмәдә катнашучылар мәгълүмати реклама стендлары һәм басмалары, видео-фильмнар, һөнәри уку йортлары студентлары һәм укучылары ясаган эшләнмәләрен тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International