"Наз" приютында сораулар һәм җаваплар кичәсе узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

"Моны һәркем белергә тиеш" – 15 ноябрьдә Әгерҗе "Наз" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шундый девиз астында сораулар һәм җаваплар кичәсе узды.

Әлеге чара приютта балигъ булмаган яшьтәге тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды. Аларны ВИЧ белән зарарлану юллары һәм профилактика ысуллары турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан үткәрелде. Матур презентация ярдәмендә балалар бу авырудан үзеңне ничек сакларга икәнен белде.

Аннары уен вәзгыяте булдырылды, аның ярдәмендә балалар куркыныч вирус таралу проблемасын барлады. Бу аларга сөйләшү темасының җитдилеген аңларга мөмкинлек бирде. Шуннан соң проблема буенча актив фикер алышу булды, күп сораулар бирелде һәм аларның берсе дә җавапсыз калмады.

Чара нәтиҗәсендә яшүсмерләр ВИЧ йоктыруны профилактикалау алымнары турында гына түгел, үз сәламәтлекләренә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча да белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International