Өлкәннәрнең активлыгы - социаль хезмәткәрләр шатлыгы

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтә күпләрне төрле авырулар борчый. Йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән өлкәннәр үз вакытларын өй генә үткәрергә мәҗбүр. Ә пассив, яңа кичерешләргә бай булмаган тормыш мөстәкыйльлелекне югалтуга китерә.

Моңа каршы торырга махсус мохит тудырып тәнне ныгыту һәм баш миенә күнегүләр ясау, көндәлек шөгыльләр булдыру булыша.

Питрәч муниципаль районы  "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, яраткан эш белән шөгельләнүче өлкәннәр белән аралашканда  аеруча канәгатьлек  хисе кичерә.

Шуларның берсе социаль ярдәмгә мохтаҗ – Питрәч авылында яшәүче Татьяна Беляева: кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясарга ярата һәм бу эштә аңа социаль хезмәткәр Е.Халатова  ярдәм итә.

Пенсионер ханым скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Әле ул шашка уйнарга ярата һәм ел саен инвалидлар спартакиадасында катнашып призлы урыннар ала.

Бүлек тарафыннан үткәрелә торган бер генә чара да Татьяна Александровнасыз узмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International