Әниләр көне алдыннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен "Скрапбукинг" инновацион технология кертү буенча гамәли дәрес узды.
Дәрес барышында балалар уникаль эш техникасын үзләштерде һәм үзләренең куллары белән яраткан әниләр өчен котлау открыткалары ясады. Балаларга кул эшләнмәләрен әзерләүдә волонтерлар - Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары ярдәм итте.
Мондый инклюзив чаралар тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив үсешенә генә түгел, ә зәвык буенча шөгыль табарга һәм яңа иҗат төрендә үз көчләрен сынап карарга да ярдәм итә.