"Веста" психологы үзенчәлекле дәрес оештырды

2018 елның 9 ноябре, җомга

8 нче ноябре көнне балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 15 бала һәм яшүсмер өчен “Мин” кешеләр арасында" дигән чара уздырды.

Максат: балигъ булмаганнар арасында агрессив тәртипнең төрле формаларын кисәтү.

"Урыннарны алмашабыз" активатор уены, А.Костецкийның  “Тормышта нәрсә бар – мин барсын да яратам” шигыре укылганнан  соң психолог балаларга “Кәкре көзге” күнегүен үтәргә тәкъдим итте.

Балалар үз-үзләренә карикатура ясады, иң кызыклы портрет җиңүче итеп билгеләнде. Киләсе күнегүләрне башкару алдыннан психолог балаларны В.Ереминның “Явыз” шигыре белән таныштырды.

Дәрес ахырында балаларга "Миңа күңелле әйтергә...» дигән кечкенә генә теләкләр язарга тәкъдим ителде, күп кенә балалар шигырьләр куллану нәтиҗәсендә дәреснең гадәти булмаган формасы ошавын әйтте, “Кәкре көзге” күнегүенең  елмаерга һәм уйланырга мәҗбүр итүен дә әйтеп узды, чөнки тирә яктагы кешеләрдән артык катгыйлык таләп итеп, кеше үзендә булган җитешсезлекләрне дә онытмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International