“Астра” тернәкләндерү үзәгендә  танышу уены үткәрделәр

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Син дә мин дә иптәшләр” дигән танышу уены үткәрде.

Шөгыльнең максаты балаларны бер-берсе белән таныштыру һәм дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү. Әңгәмә барышында тәрбиячеләр “дуслык” турында сөйләде, һәрбер бала үз фикерен әйтте, төрле уеннар уйнадылар. Бу чарада 25 кыз һәм малай катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International