Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводында турникетларсыз көн

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

"Турникетларсыз атна"  бөтенроссия акциясе Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводын да читләтеп узмады. Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге бу мөмкинлектән файдаланырга булды һәм 3 нче номерлы гимназиянең өлкән класслары өчен экскурсия оештырды.

Күп яшүсмерләр беренче тапкыр җитештерүдә булды, үз күзләре белән яшел үзәнлеләрнең, шул исәптән кайберләр ата-аналарының кайда эшләвен күрде. Завод территориясен узганда яшүсмерләр кызыксыну белән мактау тактасы янына тукталдылар, таныш йөзләрне карадылар.

Завод музеенда мәктәп укучылары заводның тарихы белән танышты, аның ничек барлыкка килүен, сугыш елларында нинди авырлыклар күрүен белделәр.

Экскурсиянең кульминациясе җир шарының төрле почмакларындагы диңгез һәм океаннарны гизүче кораблар төзү цехында булды.

   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International