Арчаның "Өмет чаткысы"нда "Без бергә" проекты дәвам итә

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Арчадагы "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә "Без бергә" проекты буенча эш дәвам итә. Бүген балалар логопед Лемара Ганиева җитәкчелегендә “Минем сәләтем – минем мөмкинлегем” исемле дәрестә катнашты.

Алар йомырка тәбәсе әзерләргә өйрәнде. Башта балалар эшнең асылына төшенделәр. Һәрбер бала тәбә пешерүдә үзенең өлешен кертте. 15 минут эчендә йомырка тәбәсе әзер дә булды. Ахырдан алар үзләре әзерләргән тәбәдән авыз иттеләр hәм бик канәгать калдылар.

Үзәктә эшләүче хезмәткәрләр әйтүе буенча балалар белән мондый чаралар уздыру аларның алдагы мөстәкыйль тормышларында ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International