Иң күп санлы эшсез гражданнар дип элек сәүдә өлкәсендә эшләгән эшчеләр танылган

2012 елның 6 апреле, җомга
28нче марттан 3нче апрельгә кадәр күпләп hәм берәмләп сату сәүдәсе оешмаларыннан 241 кеше эштән азат ителгәннәр. Башка өлкәдә эштән китүчеләр саны түбәндәгечә күзәтелә: авыл хуҗалыгында – 32 кеше, файдалы казылмалар табуда – 16 кеше, эшкәртү җитештерүчәнлегендә – 159 кеше, электр энергиясен, газны hәм суны җитештерү hәм бүлүдә – 10 кеше, төзелештә – 53 кеше, кунакханә   hәм ресторан эшмәкәрлеклегендә – 16 кеше, финанс эшчәнлегендә – 18 кеше, дәүләт идарәчелеге hәм хәрби иминлек белән тәэмин итудә – 35 кеше, белем алуда – 45 чел., сәламәлек – 16 кеше, калган коммуналь, социаль, шәхси булышлык курсәтү өлкәләрендә – 46 кеше туры килгән.
Барлыгы хисаплы атна эчендә 1099 кеше эшсез дип танылган. 490ы  үз теләге белән, оешма эшеннән туктап, яки эшче штатның кыскартылып – 89 кеше, h.б. сәбәпләр аркасында 206 кеше эштән алынып, hәммәсе 785 кеше азат ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International