Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы зур колач белән узды.
Учреждение карамагындагыларны мәктәп, гиназия укучылары, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары, "Игелек планетасы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр региональ оешмасы, "Волонтер" доброволецлар үзәге, КФУның Алабуга институты студентлары һәм аспирантлары котлады.
Кунаклар өлкән яшьтәге кешеләрне ихлас күңелдән һәм эчкерсез булулары белән шатландырдылар, позитив энергия белән сугардылар, яхшы кәеф бүләк иттеләр. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр өчен мастер-класслар үткәрделәр, матур концерт номерлары һәм бүләкләр тапшырдылар.