Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге мәшгульлек үзәгендә эшләп киткән хезмәт ветераннары өчен коллегалары белән очрашу оештырды.
Хезмәт ветераннары өчен оештырылган чәй өстәле барышында Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә эшләү елларын искә төшерделәр. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәрвакыт кеше проблемаларын сизгер һәм зур җаваплылык белән чишә килделәр. Боларның бары турында да директор һәм монда эшләүче коллегаларыбызның, кадерле хезмәт ветераннары адресына котлау сүзләрендә билгеләп үтелде.
Очрашу бик җылы узды.