Бүген Лаеш районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тармак ветераннары чакырылган чара узды. Столбище картлар һәм инвалидлар интернат-йортының элеккеге хезмәткәрләрен өйләренә барып котладылар.
"Алтын көз" үзәге директоры Ольга Башкирова, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, барысына да ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде. "1 октябрь – сезгә тагын бер тапкыр мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерү өчен менә дигән форсат", – дип мөрәҗәгать итте тармак ветераннарына учреждение директоры.
Бәйрәм кунакларына район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән истәлекле һәм матди бүләкләр тапшырылды. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Алтын көз " комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылар өчен дә бәйрәм оештырылды.