"Веста"да көн саен гимнастика оештырыла

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Хезмәт коллективларында физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән "Россия федерациясендә 2020 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе"н тормышка ашыру максатыннан Түбән Каманың "Веста " гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өчен җирле радиотапшырулар буенча көн саен производство гимнастикасы үткәрелә.

Физик активлык кешенең үз сәламәтлеге турында кайгыртуның иң мөһим компоненты булды. Җитештерү гимнастикасы хезмәт һәм ял режимын оптимальләштерүдә аерым урын алып тора. Эш урынында билгеле бер күнегүләрне үткәрү хезмәткәрләрнең гомуми физик эшкә сәләтлелеген арттыруга, профессиональ авыруларны профилактикалауга ярдәм итә. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү чарасы булып тора. Җитештерү гимнастикасы нибары берничә минут эш вакытын ала, ә хезмәткәрләргә файдасы бик күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International