Кама Аланы психоневрология интернатындагыларга һөнәри юнәлеш бирелде

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Кама Аланы психоневрология интернатына барды. 

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге профконсультанты Е.Саплинага мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, эшкә урнашуның махсус программалары һәм һөнәри белем алу мөмкинлеге турында тулы мәгълүмат бирде.

Гражданнар Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының актуаль вакансияләр белән таныштылар. Шулай ук әңгәмә кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрелде, анда ике кеше катнашты.

Моннан тыш, очрашуда катнашучыларга "Эш эзләгәндә психолог киңәшләре" мәгълүмати брошюралар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International