Өлкәннәр көне уңаеннан татарстанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 2 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм көне узачак.

Чара бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә  төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Казанда юридик ярдәм 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

Чаралар "Бердәм РОССИЯ " партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе; "Бердәм РОССИЯ"партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре;  Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлеге халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә узачак.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия федерациясе Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча бүлеге, Татарстан республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан республикасы Нотариаль палатасы, "Татарстан республикасының техник инвентаризация бюросы" АҖ, Татарстан республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан республикасы Конституция суды, Татарстан республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

270 кешегә квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.

Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы белән биредә танышырга була >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International