Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Югары Ослан районы предприятиесендә  хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча бурыч кайтарды.

Шулай итеп, Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы "Заря агрофирмасы" ҖЧҖ хезмәт хакы буенча 14 хезмәткәренә 163,0 мең сум күләмендә бурычын кайтарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International