Бөгелмәнең "Возрождение" үзәгендә социаль-мәдәни чаралар уза

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 18 нче сентябрь көнне, Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Алтын көз" дигән социаль-мәдәни чара узды.

Балалар әлеге чарага җентекләп әзерләнделәр: көзге сынамышлар белән танышты, урманга экскурсиягә барды, көзге пейзажлар ясады, гербарий җыйды.

Бәйрәмдә балалар танылган шагыйрьләрнең көз турында шигырьләрен укыды, җырлар башкарды. Көзге чәчәк бәйләмнәре ясау буенча конкурсларда катнаштылар, биеделәр, алган белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан барысына да файдалы җиләк-җимеш таратылды.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар сәнгать-эстетик күнекмәләрен, шулай ук коммуникатив сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән, чөнки балалар халык алдында чыгыш ясарга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International