Балаларга кул моторикасын үстерергә иҗади дәресләр булыша

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Баланы һәр яктан да үстерү, белемле, аңлы итеп тәрбияләү һәр педагогның төп бурычы.

Әгерҗенең "Наз” приютында хезмәт күрсәтүче педагоглар әнә шулай эшли дә,һәм бу төп мәсьәләләрнең берсе булып тора да. Шушы максаттан чыгып педагоглар балаларга төрле юллар белән якын килеп,аларның аң һәм белем дәрәҗәсен үстерүне күз алдында тота.

Мәктәпкәчә балаларның кулларын, бармакларын шомарту, хезмәткә яраклы итү өчен педагоглар күп төрле дәресләр алып бара. Рәсем ясау, буяу, аппликацияләр ясау, ябыштыру, әвәләү балаларның эчке кичерешләрен аңларга ярдәм итә, күңелләрен күтәрә. Дәресләрдә бергә эшләү нәтиҗәсендә, алар эшне ахырына җиткерүне төшенәләр, дусларны хөрмәт итәргә, дус, тату булырга өйрәнәләр. Эшләгән кул хезмәтләрен әти-әниләренә, дусларына күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International