Бүген Казанның Яңа-Савин районы мәшгульлек үзәгендә смини-ярминкә булып узды.
Чарада Яңа Савин районының алты предприятиесе:"Инвест Плюс" ҖЧҖ, "Тиграленд" ҖЧҖ, Смирнов ("Покровские пекарни"), "АК Барс Мед" ҖЧҖ, "Тандер" ҖЧҖ ("Магнит" кибете) һәм "Ростелеком" ГАҖ катнашты.
Эшкә урнаштырырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 55 вакансия тәкъдим ителде: директор, сектор җитәкчесе, товар белгече, чыгымнарны исәпләү буенча хисапчы, кадрлар бүлеге белгече, мәҗбүри медицина иминияте белгече, сату буенча белгеч, актив сату менеджеры, товарны кабул итүче, сатучы-консультант, өлкән сатучы, азык-төлек товарлары сатучы, пешекче-тестомес, икмәк пешерүче, аш пешерүче, товар комплектлаучы, формовщик-төрүче, формовщик-кондитер, санитар ремонтчы, җыештыручы, сантехник, слесарь, эшче-сантехник, һ. б.
Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата куелган таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.