Аеклык көнен билгеләп үтү уңаеннан Апас районында социаль ярдәм күрсәтү педагогы чаралар оештырды.
Балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау җәһәтеннән үткәрелгән программада аграр колледж катнашты. Укыту учреждениесенең медицина хезмәткәре милли традицияләр турында лекция укыды. Колледж студентлары һәм педагоголар катнашында спорт бәйрәме узды.
"Мин аек тормыш сайлыйм" урам акциясендә волонтерлар да бар иде.