"Возрождение" үзәгендә кыз-балаларны кечкенәдән пөхтәлеккә өйрәтәләр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

"Бергә булдырабыз" республика күләмендә оештырыла торган проект уңаеннан Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә яшь туташлар өчен матурлык дәресе оештырылды.

Дәресләр барышында үсмер кызлар өй шартларында биткә төрле маскалар ясарга өйрәнде. Шулай ук чәчләрне тәрбияләп тору серләрен төшенделәр. Соңыннан кызлар кофе, диңгез тозы һәм зәйтүн маеннан скраб ясады. "Возрождение" үзәгендә кызлар кечкенәдән тышкы кыяфәтләре һәм шәхси гигиенаны тәртиптә тотарга өйрәнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International