Алабугада Волгоград өлкәсе губернаторының “Сталинград  сугышында Җиңүнең 70 еллыгы”  истәлек билгесен тапшыру тантанасы 

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

 Алабуга шәһәрендә Волгоград өлкәсе губернаторының “Сталинград  сугышында җиңүнең 70 еллыгы”  дигән истәлек билгесен тапшыру тантанасы узды.

Бүгенге көндә безнең шәһәребездә Сталинград сугышында катнашкан ике ветеран яши.  Мулла Нәҗипов белән Мирзахмәт Муллахмәтовка әлеге югары бүләкне  Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары  Юлия Абдриева  тапшырды.

Сталинград  бәрелешләрендә җиңү - Мирзахмәт Муллахмәтов өчен горурланырлык бердәнбер сәбәп түгел! Ул – Курск дугасы сугышында катнашучы. Моннан тыш, Румыния, Польша җирләрендә барган бәрелешләрдә, Берлинны алуда катнашкан. Һава десантында, аннары артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранга – 96 яшь!  

Сталинградны саклаучы икенче ветеран - алабугалы Мулла Нәҗипов та бүген мондый югары бүләк иясе булды. Ул Курск дугасында барган аяусыз сугышларның шаһиты. Данлы сугыш кырлары аша, Белоруссия һәм Варшаваны узган. Армиягә 1940нчы елда алынган, 1941 елда сугышка кергән. Румыния чигенә җибәрелгән. Сугыш вакытында шофер булган, үз машинасында эре калибрлы пулемет йөрткән. Дүрт тапкыр яраланган. Быел сугыш ветеранына 100 яшь тулган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International