2018 елның 3 августында Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгечләре эшсез һәм шөгыльсез гражданнар өчен үз эшеңне булдыру серләрен өйрәтү максатыннан бизнес-дәрес оештырачак.
Чарада үз эшеңне ачып җибәрү өчен финанс ярдәм алу мөмкинлекләре турында да аңлатылачак.
Бизнес-дәрес иртәнге 10:00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15 йортта узачак.
Белешмәләр өчен телефон:(85594) 4-25-27.