Баулының "Шәфкать" үзәгендә "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольнең зыяны" турында лекция узды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

2018 елның 20 июлендә Баулы муниципаль районында "Шәфкать" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлмәт территориаль куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча алкоголь инспекциясе бүлеге мөдире Лилия Залятова "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольнең зыяны" турында лекция үткәрде.

Очрашуда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә  ярдәм алучы гражданнар, учреждение хезмәткәрләре, коммерцияле булмаган Баулы районы инвалидлар оешмасы вәкилләре, әлеге оешманың рәисе  Х.Мортазина катнашты. Очрашу Баулы районы инвалидлар оешмасы рәисе Х.Мортазина  тарафыннан гамәлгә куелды.

Лилия Залятова үткәргән лекциядә  кулланучыга сыйфатсыз азык-төлек яки товар сатып алган очракта нәрсә эшләргә; кулланучыга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне өзгәндә ничек эш итәргә; дөрес итеп судка мөрәҗәгать итү;  страховка өчен кредитны кайтару;  дәгъва кагәзен дөрес тутыру; алкогольнең кеше организмына зыяны; сыйфатсыз продукция куллану нәрсәгә китерергә мөмкин һәм  кулланучылар ихтыяҗын яклау өлкәсендә булган башка күп төрле мөһим сораулар һәм мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International