Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә 13нче июльдә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка аштыру уңаеннан күргәзмә ачылды.
"Җәй – кызу чор" исемле күргәзмә 25 инвалид баланың рәсемнәреннән урын алды. Балалар алдагы көннәрдә үзләренең җәйге яллары турында рәсемнәр ясады. Кемдер диңгез, кемдер бакча, ә кайберәүләр гаилә белән кунакка баруларын ясады. Күргәзмә кояшлы, бик матур килеп чыкты, ди проект авторлары.