1980 елдан июль аеның икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә. Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә әлеге бәйрәмне читләтеп узмады.
Чара саф һавада, интерактив форматта оештырылды. Катнашучылар балыктан әзерләнүче ризыкларны искә төшерде, балыкка бару өчен биштәр җыйдылар, төле такмаклар башкардылар. Шулай ук бәйрәмдә балык тоту буенча канатлы гыйбәрәләрне санап уздылар.
Бәйрәм балыкчылар турында төрле гыйбрәтле истәлекләр сөйләү белән төгәлләнде, кайберәүләр үзләренең балык тоткан чакларын искә төшерде.