Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Яшүсмерләр” клубы әгъзалары белән тренинг уздырды.
Чара Халыкара наркотикларга каршы көн уңаеннан оештырылды. Тренингта социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге 10 яшүсмер катнашты.
Чара барышында “Асоциацияләр”, “Марионетка” һәм башка күнегүләр оештырылды. Бу күнегүләр сәламәт тормыш алып барырга, наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдырыга ярдәм итә, ди белгечләр.