Соңгы нәтиҗәләр буенча, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез 976 кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 26 кешегә кимрәк.
Шулай ук узган атнада Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Кама Аланы һәм Чистайда эшсез гражданнар саны азайган. 2018 елның 26 июненә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 920,336, 418, 68, 301 һәм 432 эшсезләр теркәлгән.