1779 татарстанлыга беренче бала өчен пособие билгеләнгән

18 июнь 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 17нче июненә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 1779 анасына билгеләнгән.

Агымдагы елда Татарстан әниләре өчен пособие күләме 8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования