Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Яңа Гасыр" телекомпаниясенең "Манзара" тапшыруы һәм "Татарстан" телерадиокомпаниясе журналистлары белән аралашты.
Министр әңгәмә барышында республикадагы социаль хезмәт эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән таныштырды. Татарстанда оештырыла торган проектлар турында бәян итте, соңыннан Эльмира Зарипова барлык социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады.