Питрәч һәм Теләчедә балалар бәйрәме

2018 елның 1 июне, җомга

Бөтендөнья Балалар яклау бәйрәмен Питрәч, Теләче дә билгеләп уздылар.  “Балачак бәйрәме”, “Мәрхәмәтлелек минуты бүләк ит!” чараларында балалар бик теләп катнашты.

Питрәч районы “Шатлык” приютында балаларны яклау көненә багышланган төрле төсмерләргә бай чара булып үтте, дип хәбәр итә оештыручылар. Балаларны котларга, аларның бәхетле мизгелләрен уртаклашырга  халыкны социал яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева килде. Балалар өчен бик кызыклы   һәм күңелле әйберләр әзерләнгән иде. Кунакка күп кенә әкият геройлары килде, кыю һәм акыллы клоун Тишка, матур, акыллы Мальвина. Мальвина үзе белән кызыклы табышмаклар, башваткычлар, баллы призлар алып килде. Балалар шигырь сөйләде, җырладыр, дәртле биюләр биеде.Бәйрәм чарасының иң зур байлыгы; балаларның көлүе, шатлыктан янган күзләр, бәхетле елмаю булды.

Шатлык мизгелләре бүләк итү өчен мөмкинлеге чикле булган балаларга күп кирәкме!?  Шуны искә алып“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Ф. Гайнутдинова 2018 елның 31 маенда,  Балаларны яклау көне бәйрәме уңаеннан, 3-дәрәҗә мөмкинлеге чикле булган балаларның өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котлады һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч пакетлар тапшырды. “Мәрхәмәтлелек минуты бүләк ит!” девизы астында социаль педагог  гаиләгә  һәм аларның балаларына  шатлык бүләк итте. Мондый чаралар инде 10 елдан артык дәвам итә. Балалар кунакка бик шат булып, аны рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International