Әлмәттә балигъ булмаганнар белән очраштылар

2018 елның 25 мае, җомга

23нче мае көнне Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге белгече «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә очрашу оештырды.

Чараның максаты: балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлешләрен үстерергә ярдәм итү, шәхси һәм һөнәри үзенчәлекләрен үстерү.

Чараның бурычлары:

- балигъ булмаганнарга һөнәрләр арасында юл күрсәтү;

- балигъ булмаганнарның һөнәрләрнең аерым төрләренә карата кызыксыну уяту;

- балигъ булмаганнарның һөнәрләрнең аерым төрләренә туры килүче психологик үзенчәлекләрен ачыклау.

Очрашуда Әлмәт шәһәре эш белән тәэмин итү үзәге белгече шәһәрдә кулланылышта булган һөнәрләр турында һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләде.

 Шулай ук балигъ булмаганнарга теге яки бу һөнәр өчен нинди шәхси сыйфатлар, темперамент төрләре һәм холык үзенчәлекләре кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Алга таба балаларга Айзенкның «Холкый сораулык» методикасы тәкъдим ителде.

 Биремне үтәп, балигъ булмаган үзләренең нейротизм һәм экстраверсия-интроверсия дәрәҗәләре турында белем туплады. Белгеч алынган мәгълүматларның һөнәрләр сайлауда ни рәвешле файдалы булачагы турында да мәгълүмат җиткерде.

Чараны йомгаклап, алынган нәтиҗәләр буенча, балалар үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International