Түбән Кама, Тәтеш, Аксубай районнарында Гаилә көне

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

«Веста» үзәгенең белгече Татьяна Никифорова 13нче санлы социальучастоктакүпбалалы, тулыбулмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче 12 бала арасында «Минем гаиләм» дип аталган рәсем конкурсы үткәрде.

Чараның максаты балаларда рухи әхлакыйсыйфатларныформалаштыру, гаиләкыйммәтенпропагандалау, талантларныбарлау иде.

Башта белгечкатнашучылар белән кеше тормышында гаиләнең роле турында әңгәмә корды. Балаларнәрсәулгаилә? Сезаны ничекаңлыйсыз? Сезнең гаиләгезнәрсәбеләнкыйммәтле? Бу сорауларга җавап алынды. Әңгәмәдән соңкатнашучыларга үзләренең гаилә рәсемен ясарга тәкъдим ителде. Үз рәсемнәрендә балалар гаиләләрендә булган мәхәббәт, дуслык, бердәмлекне чагылдырырыга тырышты.

Конкурстакатнашучыһәрбер бала приз белән бүләкләнде.

2018 елның 15 мае көнне «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта «Этика һәм гаилә тормышы психологиясе» курсыннан  күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 15 яшүсмер өчен «Заманча гаилә: гражданлык никахы яки традицион гаилә» дип  аталган яшьләр рингы үткәрде.

Чараның максаты гаилә институтын пропагандалау.

Чара башында психолог елдан-ел бергә торучы парларның арта баруын әйтеп узды. Әмма моны икетөрле итеп карап була: егетләр үзләрен ирекле дип уйласа, кызлар исә  кияүдә дип саналалар икәнен ассызыклады.

Алга таба яшүсмерләр ике төркемгә бүленде. Беренче төркемгә заманча гаиләнең гражданлык никахы белән яшәү рәвешен, икенче төркемгә традицион никах белән яшәүне күрсәтү йөкләнгән иде.  Фикер алышу һәм әзерләнүгә 15 минут вакыт бирелде. Алдагы чыгышлар вакытында бәхәсләр башланды. Әмма төркемнәрдә түгел, ә малайлар һәм кызлар арасында.

Малайлар кызларга матур күлмәк кию беренче урында тора, әмма гаилә тормышын башлаганчы, беренче эш итеп хисләрне тикшерергә кирәк бит дисәләр, кызлар исә моңа каршы килде: кыз кеше көмәнле булу белән, җаваплылык, автомат рәвештә, нишләптер, һәрвакыт хатын-кыз иңсәсенә төшә.

Ә күптән түгел үзенең мәхәббәтен аңлаткан егет моны белү белән каядыр юкка чыга дип әйттеләр. Ринга ахырында инде танылган нәтиҗәгә килделәр – кызлар гражданлык никахы дөрес әйбер түгел, чөнки егет теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә мөмкин. Ә паспорттагы штамп нинди дә булса ышанычлык бирә дисәләр, егетләр, киресенчә, өйләнгәнче башта үзеңнең хисләреңне яшәп тикшереп карарга кирәк диде.

Бу нәтиҗәләрдән чыгып, алдагы дәресләрдә психолог яшүсмерләр арасында гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International