“Ышаныч” хезмәткәрләре вафат булган ветераннарны искә ала

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Май бәйрәмнәре шаулап узып китте. Чаллының “Ышаныч” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге сугыш ветераннарын бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә гадәти вакытта да искә ала, хөрмәтли.

Үзәктә төрле елларда сугыш ветераннары социальхезмәткәрләркарамагындабулды. Ветераннар биредә һәрвакыт аерым мөнәсәбәткә ия булды. 

Аларның һәрберсе аерым кызыклы язмышка ия. Тормышлары Россия тарихыннан аерылгысыз. Бүген “Ышаныч”та Бөек Ватан сугышы ветераны, былтыр бакыйлыкка күчкән Георгий Старковны искә алдылар.

Үзәк хезмәткәре, күпбалалы ана Светлана Мамаева Дан аллеясендә булды. Кайчандыр үз карамагында торган сугыш ветеранын искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International