«Бергә булдырабыз» хәйриячеләр ярдәме проектын тормышка ашыру максатыннан «Возрождение» тернәкләндерү үзәгенең аш-су бүлмәсендә уңайлы почмак барлыкка килде.
Почмакны 25 май көнне тантаналы рәвештә ачачаклар. Биредә үзәктә тәрбияләнүчеләр кулинар осталыгына өйрәнәчәк, дип хәбәр итә үзәк хезмәткәрләре.
Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мондый почмакның булуы бик мөһим. Биредә алынган сабак аларга олы тормыш юлында кирәк булачак.