22 майда Биектау районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова гражданнарны кабул итте.
Очрашуга элек хөкем ителгән эшсез гражданин, балачактан инвалид булган ике 9 нчы сыйныф укучысы, инвалид балаларның әти-әниләре катнашты.
Министр урынбасарына эшкә урнашу, дистанцион һөнәри белем алу, балаларга айлык пособие билгеләү , «Өмет нуры – Луч надежды» проектын озайту буенча сораулар бирелде.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга аңлатма бирелде.