Татарстан Республикасы хезмәт,эш белән тәэминитү hәм социаль яклауминистрлыгы , ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә.
РФ ХезмәтКодексының 112 нчемаддәсенигезендә 12 июнь – Россия көне - бәйрәмкөнебулыпсанала.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Росссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә,быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.
Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезедә Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә.
2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә.
РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.