Түбән Кама Халыкны эш белән итү үзәгендә йомгаклау аттестациясе узды. Шулай ук, 10 эшсез граждан өчен (аларның берсе Кама Аланы кешесе) «Маникюрша» һөнәре буенча укулар төгәлләнде.
Укулар Түбән Каманың «Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге «Квалификация үстерү төбәк агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы филиалында узды.
Шунысын билгеләп узарга кирәк, хезмәт базарында әлеге профессия ихтыяҗ бар. Укуларда катнашучыларга эшкә урнашканда яңа офыклар ачыла. Бигрәктә кече эшмәкәрлек һәм үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен файдалы.