Алабуга районында Бөек Ватан сугышы ветераннарының йортларында янгынга каршы хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыру буенча акция башланды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Алабуга районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирларында янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыра башладылар.

Өлкәннәр яши торган торакларны бу җайланмалар белән җиһазлау аеруча мөһим. Төтен исе чыгуга әлеге җайланма кычкыра башлый. Әлеге эшне янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре Алабуга шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булеге белгечләре белән берлектә оештырдылар.

Бүгенге көнгә мондый чара 18 сугыш ветераны яшәгән торакта башкарылган. Эш барышында өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International