Бүген Чистай халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Балкыш» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә, федераль кече шәһәрләрнең үсеше проекты кысаларында, шәһәрнең үзәк урамнарының берсен реконструкцияләү проектын буенча фикер алышу булды.
Чарада ярдәм алучылар актив катнаштылар. Фикер алышканда алар шәһәрне нинди итеп күрергә теләүләрен билгеләп үттеләр, шулай ук үз дәгъваларын һәм тәкъдимнәрен күрсәтеп, анкеталар тутырдылар.