«Сабый тартмасы» хәйрия акциясен тормышка ашыру дәвам итә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Авыр тормыш хәленә эләккән гаиләгә баланы аның беренче елына тиешенчә итеп әзерләргә авыр. Моны исәпкә алып, «В твою пользу» тормышның сыйфатын үзгәртү фонды «Сабый тартмасы» дигән социаль проект төзегән.

Акциянең төп бурычы – анага беренче айларда баласын тәэмин итәргә булышу, авыр минутта үзе генә калмаячак икәненә ышаныч бүләк ит. Кичә «Сабый тартмасын» Минзәлә районыннан бер гаилә алды. Ул гаиләгә баланы 6 аена кадәр кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International