Казанның 6 предприятие һәм оешма вәкилләре эшсезләр һәм яңа эшчәнлек өлкәсен эзләүчеләргә вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Иртәгә Казанның мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада катнашучы оешма һәм предприятиеләр: «Неон-Арт» ҖЧҖ, «Глобус-Маркет» ҖЧҖ, «Агава» ҖЧҖ һ.б.

Ярминкә үз эшен 09.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Слободская урамы, 23нче йорт адресы буенча башлый.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 554-77-64.

Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International